Казан прәнниге “Россия тәмнәре” конкурсына тәкъдим ителде

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан прәнниге "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына тәкъдим ителде.

Казан прәнниге элек-электән җирле истәлекле урыннарны гәүдәләндергән рәсем белән махсус рецептура буенча пешерелә. Мондый прәнникләрне башка беркайда да эшләмиләр!

Татлы ризык катлаулы традицион технология буенча әзерләнә. Прәнникләрнең борынгы традицион нигезен он һәм тәмләткечләр белән тоташтырылган бал, шикәр сиропы яки патока тәшкил итә. Еш кына алмашка бодай һәм арыш онын өлешләп алалар.

Прәнник камырына күперткеч буларак хәтта көчле спирт та өстәгәннәр. Ул ферментация процессларын тизләтә һәм әзерләү вакытын киметә.

Хәзерге вакытта прәнник, гадәттәгечә, натураль майлар һәм ингредиентлар кулланып, югары сыйфатлы арыш оныннан әзерләнә. Бу татлы ризык карамель төсмерендә һәм гадәти булмаган мәк-лимон тәмендә була. ул югары энергетика кыйммәтенә ия булуы белән аерылып тора.

Тиз катмасын өчен прәнникләрның өстенә, гадәттәгечә, шикәрле сироп агызалар. Алар составындагы арыш оны ашказаны эшләвен нормальләштерә, организмны чистартырга булыша. Прәнникләр составына керә торган мәк организмны калий, кальций, тимер һәм магний белән баета һәм аңарда A, C, D һәм Е витаминнары бар.

Алар төрле күләмнәрдә һәм рәвешләрдә җитештерелә, ә эшләнмә истә калсын һәм чын бүләк булсын өчен, аны махсус фирма төргәгендә саталар, бу исә Казан прәнниген сувенир итеп истәлеккә яки презентка алып китәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта әлеге продукция сәнәгать масштабында җитештерелә һәм тантаналы чаралар уздырган вакытта аңа ихтыяҗ аеруча зур була.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, номинант өчен 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Вкусы России» сайтында сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International