“Россия тәмнәре” конкурсында Казылык өчен тавыш бирегез

2020 елның 28 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Болгар кухнясының борынгы ризыгын тәкъдим итте.

Аны әзерләү борынгы чорда ук диярлек изге йола булып саналган. Бу эштә ислам кануннары нигезендә бөтен гаилә катгый рәвештә катнашкан, чөнки нәсел муллыгы шуңа бәйле булган.

Казылыкны күбрәк ат итеннән ясаганнар, чөнки ат күчмә халык өчен ул хәрәкәт итү ысулы да, ризык та һәм кием-салым да булган.

Элек заманнарда Казылыкны ашлык эченә тыгып саклаганнар: ашлык сулый, шуның белән ларда даими температура саклана һәм ит озаграк саклана. Әзер продуктны чи килеш тә ашарга мөмкин, аннан тәмле, хуш исле шулпа да пешерергә була.

Бу ризык үзенчәлекле тәме һәм тыгыз структуралы булуы белән аерыла. Аның киселеше куе кызыл-рубин төсендә була һәм майлы-итле катламнардан тора. Ит һәм май кисәкләре тигез болгатылган була.

Ат ите - җиңел үзләштерелә торган диетик ит, ул аксымга һәм баланслы аминокислоталар составына бай. Ул кеше организмында нибары 3 сәгать эчендә тулысынча эшкәртелеп бетә.

Хәзерге вакытта казылык экологик чиста районнарда үстерелгән һәм натураль азык белән симертелгән яшь сәламәт атлардан әзерләнә. Әзерләү вакытында атның иң яхшы итле өлешләре алына, традицион тәмләткечләр белән һәм бернинди ясалма өстәлмәләр, буягычлар яки тәм стимуляторлары кулланмыйча, каклау юлы белән әзерләнә, шуның аркасында аның үзенең чын тәме һәм исе сакланып кала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылды. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International