Татарстан – Россиядә мелиорацияне үстерү буенча лидер

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

SAP цифрлы лидерлык үзәге мәйданчыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «2031 елга кадәр Россиянең мелиорация комплексын стратегик үстерү» Бөтенроссия конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ генераль директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ТК ААҖ җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек һәм агробизнес вәкилләре катнашты. Конференциянең пленар утырышының модераторы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Дмитрий Сорокин булды.

Марат Җәббаров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Татарстанда 5,5 млн.тонна ашлык, 2,1 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн. тонна бәрәңге һәм яшелчә алынган. Мондый нәтиҗәләргә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, шул исәптән мелиорация өлкәсендә дә эзлекле ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә ирешелде, дип ассызыклады ул.

"Мелиорация комплексын үстерү һәм гамәлдәге системаларны нәтиҗәле файдалану һәм яңаларын төзү - төбәкнең агросәнәгать комплексы үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы «Татмелиоводхоз» федераль учреждениесе һәм "Татмелиорация" проект һәм төзелеш оешмаларының төбәк системасы ел саен 750-800 млн. сумлык мелиорация буенча төзү-монтаж һәм эксплуатация эшләрен башкара. 3 мең гектардан артык заманча сугарулы җирләр файдалануга кертелә, 50ләп ГТС капиталь ремонтлана, суга 30дан артык скважина бораулана», - дип билгеләп үтте министр.

"Максатчан программалар һәм проектлар кысаларында агымдагы елда 6,2 мең гектардан артык сугарулы җир файдалануга кертелде, 90 мең гектарга якын әче туфрак известьланды. Төзелә һәм торгызыла торган барлык сугарулы җирләрдә Казан сугару техникасы заводы җитештерүенең киң колачлы су сиптерү машиналары эшли, алар Татарстан кырларында гына түгел, ә Алтай, Марий Эл һәм Удмуртия Республикалары кебек Россиянең башка төбәкләрендә дә уңышлы эшли», - диде Марат Җәббаров.

Пленар утырышны тәмамлап, Дмитрий Сорокин Татарстанның мелиорацияне үстерү буенча федераль максатчан программаны гамәлгә ашыруны югары дәрәҗәдә оештыруын билгеләп үтте.

"Татарстан мелиорацияне үстерү буенча масштаблы программаларны уңышлы гамәлгә ашыру буенча лидер-төбәкләрнең берсе һәм илебезнең күп кенә аграрчылары өчен үрнәк булып тора. Төбәк хакимиятнең, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм мелиораторларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстан беренчеләрдән булып Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешүдә каралган мелиорацияне үстерү буенча үз йөкләмәләрен үтәде, дәүләт программасының барлык чаралары буенча индикаторларны фаразланганнан югарырак дәрәҗәдә кертүне тәэмин итте. Шулай ук анда Илкүләм проект һәм Федераль адреслы программа буенча гамәлгә ашырыла торган мелиорация объектларын вакытыннан алда файдалануга тапшыру да уңышлы оештырылган", - дип билгеләп үтте Дмитрий Сорокин.

Белешмә өчен:

2020 елда Татарстанның мелиорация бүлекчәләре тарафыннан федераль һәм республика максатчан программалары кысаларында 128 мелиоратив объектта ремонт-торгызу эшләрен башкарылган. Федераль адреслы программа буенча, Россия техник күзәтчелеге (РФ Ростехнадзор) белән берлектә, гомуми мәйданы 2270 га булган 4 эре федераль сугару объекты төзелгән һәм вакытыннан алда файдалануга тапшырылган.

Федераль программа буенча 3 мең гектардан артык мәйданда 6 федераль объектны реконструкцияләүгә проектлар эшләнгән һәм биш федераль объектта язгы ташуга каршы чаралар башкарылган.

«Россиянең мелиорация комплексын үстерү» ведомство программасы кысаларында агымдагы елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә гидромелиорация, техник эшләр башкару һәм әче туфракны известьлау буенча 241 млн. сумлык субсидияләр бирелде.

«АПК продукциясен экспортлау» федераль проекты буенча гидромелиорацияне үстерү һәм сугарулы җирләрне техник яңарту хисабына быел индикатив күрсәткеч 122%ка үтәлгән. 1220,5 га сугарулы җир файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International