Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү буенча министр урынбасары итеп Рафаэль Фәттахов билгеләнде

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү тармагын җитәкләүче урынбасары итеп, элек «АльфаСервис» ҖЧҖен җитәкләгән һәм үзен компетентлы һәм максатчан җитәкче итеп күрсәткән Рафаэль Фәттахов билгеләнеп куелды. . Моңа кадәр Рафаэль Мәхмүт улы республиканың башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләгән.

Министр урынбасары алдында авыл хуҗалыгы җитештерүе процессларын комплекслы механикалаштыруны һәм электрлаштыруны тәэмин итү, алдынгы техниканың һәм прогрессив технологияләрнең заманча төрләрен нәтиҗәле файдалану һәм гамәлгә кертү буенча яңа практикалар кертү буенча бурычлар торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International