Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты балалар өчен ковид госпитале табибларын һәм авыруларын котлады

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты балаларга 110 татлы бүләк һәм учреждение медперсоналына 200 җыелма тапшырды.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 1 нче  балалар шәһәр хастаханәсе персоналын һәм авыруларын Яңа ел белән котлады. Балалар 110 баллы бүләк алдылар, ә хастаханә персоналына Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукциясе белән 200 җыелма тапшырылды.

Апрель аеннан бирле 1нче балалар шәһәр хастаханәсе вакытлыча балалар йогышлы авырулар госпитале буларак эшли – ул йогышлы авырулар белән, шул исәптән коронавирус инфекциясе шиге булган балаларны кабул итә. Медучреждениедә дәваланучы балалар Яңа ел алдыннан башкалар кебек үк бәйрәм итүгә, җылы сүзгә һәм кайгыртучанлык күрсәтелүгә мохтаҗ.

 «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Кечкенә пациентларның күңелләрен күтәрдегез, алар өчен бәйрәм ясадыгыз – уңай эмоцияләр сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә, бу инфекциягә каршы көрәшүчеләр өчен бик мөһим! Безнең коллектив исеменнән һәм шәхсән үзем «ЗМК» АҖен якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, ә бүгенге көндә ил һәм республика стационарларында дәваланучы барлык кешеләргә - аларның тизрәк терелүләрен телим!",- дип, комбинатка рәхмәт белдерде 1 нче балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы Марина Потапова.

2020 ел дәвамында комбинат Татарстанның медицина оешмаларына актив ярдәм күрсәтте - Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукциясен Зеленодольск Үзәк район хастаханәсе һәм Вакытлыча йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләре, Зеленодольск, Чистай һәм Буа ашыгыч ярдәм табиблары, ДРКБның онкогематология бүлеге һәм Анжела Вавилова ис. Казан хосписы пациенты алдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖенең җитештерү мәйданнарына көн саен савым сәгатеннән башлап 8 сәгать буена 600 тоннадан артык сөт китерелә. Комбинат «Очень важная корова», «Васькино счастье» һәм «Обнимама», кебек үз брендларының 97 төр продукциясен, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 38 төр продукция чыгара. Предприятие составына, Зеленодольскидагы заводтан тыш, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖенең Чистай һәм Буа филиаллары керә. Бүген 3 предприятиедә 1200дән артык кеше эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International