Алексеевск районында 4 мөһим социаль объект ачылды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Алексеевск районында булды. Район башлыгы Сергей Демидов белән бергә алар берьюлы дүрт яңа социаль объект ачтылар:ит цехы, ФАП, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча модульле пункт һәм торак йорт.

Беренче объект ит цехы булды. "Эдем" предприятиесенең технологик мәйданчыгында сыер, дуңгыз, тавык, балык итләреннән һәм яшелчәләрдән 40ка якын продукция җитештерелә. Әзер эшләнмәләр кибет киштәләренә, шулай ук Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарының 90 балалар бакчасына һәм мәктәпләренә озатыла.

Монда җитештерү тулысынча автоматлаштырылган диярлек:килә торган продукцияне эшкәртүдән башлап, аны төрүгә кадәр автоматлаштырылган. Цехта дуңгыз, тавык, балык, йомырка, яшелчә эшкәртелә. Биредә итнең һәр төре өчен аерым цех каралган. Заманча һәм күп сыйдырышлы суыткыч камералары ярымфабрикатларны озак вакыт сакларга мөмкинлек бирә.

"Эдем" предприятиесенең эш форматын без сыйфатлы җитештерүнең ачык мисалы итеп беләбез. Шуңа күрә мондый объектларга без һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, чөнки авыл халкы өчен дә, шәһәр халкы өчен дә аларның мөһимлеген аңлыйбыз", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров, хезмәт коллективына уңышлар теләде. "Бу цех безгә мәктәп укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сыйфатлы тукландыру мөмкинлеген бирә. Безнең өчен бу - эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Коллективка яңа елда уңышлар телим. Җитештерү әйләнеше алексеевскилылар файдасына үссен", - дип котлады объект ачылышы белән Сергей Демидов.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» яңа федераль программасы буенча Алексеевск районында беренче йорт төзелде. «Алга» колхозы механизаторы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнәс Мөхәммәтҗановка бүген әлеге йорттан ачкыч тапшырылды. Әнәс Мисабих улы «Алга» колхозында гына түгел, район механизаторлары арасында да ел саен алдынгылар рәтендә. Ул тракторларда һәм «Нива» комбайнында эшли. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча ул 1315 гектарда чәчү чәчкән.

Шулай ук, авыл халкын сөендереп, Лебедино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Авыл халкы хәзер һәрьяктан үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта ала:монда функциональ, уңайлы кабинетлар урнашкан, анда авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкин. ФАП заманча җайланмалар белән җиһазландырылган:дару препаратларын саклау өчен махсус фармацевтик суыткычлар, бактерицид лампа, медицина инструментларын стерильләштерү өчен шкаф, сабыйларны карау өчен аерым өстәл, яңа туган балалар өчен үлчәү бар. Яңа ФАП ачылуга барыннан да бигрәк авыл халкы шат. 20 ел фельдшер булып эшләгән табиб Лидия Шкода халык исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде:"Кайчандыр әле без шундый хезмәт шартлары турында хыяллана гына идек. Кадерле якташлар, сезгә озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек телим!"

Березовая Грива авылында район кулланучылар кооперативының яңа кибете ачылды. Бу вакыйга районнан ерак урнашкан поселокта яшәүчеләр өчен яңа елга зур бүләк булды. "Без сезнең өчен бик шат. Районның республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруда актив катнашуына да шатбыз. Кибеттә бик уңайлы шартлар. Бәяләр дә кулай, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. "Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шундый мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерәбез. Бу авыл тормышын тагын да уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә", - диде район башлыгы Сергей Демидов.

Эшлекле сәфәр ахырында шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды һәм район агросәнәгать комплексының 2020 елгы эшенә йомгаклар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International