Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бер-бер артлы Яңа ел белән котларга һәм аеруча мохтаҗ кешеләргә тылсымның бер өлешен бүләк итәргә ашыгалар. Шушы көннәрдә Игелек эстафетасын Казан май экстракциясе заводы да кабул итте. Яңа ел алдыннан предприятие коллективы социаль учреждениеләрдәге балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Әйтергә кирәк, «Казан май экстракциясе заводы» АҖ аның генераль директоры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий җитәкчелегендә күп еллар дәвамында Лаеш интернат-йорты балаларына, Лаеш районының тернәкләндерү үзәгендәге инвалид балаларга, шулай ук Балык Бистәсе районының аз керемле гаиләләрендә яшәүче балаларга ярдәм күрсәтә.
Белешмә өчен:
«Казан май экстракциясе заводы» АҖ - Россиядә май культураларын (рапс, көнбагыш) эшкәртүче һәм «Нәфис» компанияләр төркеменә керүче динамик үсештәге предприятие. Предприятиенең заманча югары технологияле җайланмалар белән җиһазлануы тулысынча сертификацияләнгән һәм, Россия норматив таләпләренә генә түгел,ә Европа стандартларына да туры килә торган продукция җитештерергә мөмкинлек бирә.
Предприятие Татарстан Республикасы халкының социаль тормышында актив катнаша, ул сугыш ветераннарына, картлар йортларына һәм мохтаҗ кешеләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Һәм бу хөрмәткә лаек!