Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны аңлата: шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз кишәрлекләрендә үстерелгән продукцияне сатудан кергән керемнәргә салым түләүдән азат ителәләр

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, физик затларның  Россия Федерациясе Салым кодексының 217 статьясындагы 13 пункты нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелгән терлекчелек продукциясен (тере үлчәмдә дә, суелган яки эшкәртелгән продуктлар да), үсемлекчелек продукциясен (натураль, шулай ук эшкәртелгән рәвештә дә) сатудан алына торган керемнәренә салым салынмый.

Әмма мондый салымнан азат булу өчен берничә шартны үтәргә кирәк:

 - бер үк вакытта милекчелек хокукында һәм (яки) башка хокукта булган җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 2 гектардан артмаска тиеш, шул исәптән торак пункт чикләрендә – 1 гектардан артмаска тиеш;

- салым түләүче тарафыннан хуҗалык алып бару ялланып эшләүче хезмәткәрләрне җәлеп итмичә гамәлгә ашырылырга тиеш.

Салымнан азат булу хокукын раслау өчен салым түләүче тиешле җирле үзидарә органы, гражданнарның коммерциячел булмаган бакчачылык, яшелчәчелек яки дача берләшмәсе идарәсе биргән документ тапшырырга тиеш була, анда сатыла торган продукциянең шәхси ярдәмче хуҗалык (дача төзелеше, бакчачылык һәм яшелчәчелек) өчен файдаланыла торган җир кишәрлегендә салым түләүче яисә аның гаилә әгъзалары тарафыннан җитештерелүе, шулай ук җир кишәрлегенең гомуми мәйданы турында белешмәләр булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International