ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2020 ел
җомга

24 декабрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышы узды. Авыл хуҗалыгы министрыны беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иске Исәк авылындагы сулык карплар, веслонослар һәм толстолобиклар торагына әверелде. Быел җәй Бөгелмә эшкуары Эдуард Әхмәтсафин сулыкка 7 тонна балык маймычлары җибәргән.

Бу атнада Арча районында крестьян-фермер хуҗалыкларының 2020 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2021 елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, шулай ук районның 50дән артык фермеры катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында республика территориясендә дуңгызларда африка чумасын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.

23 декабрь көнне Кайбыч районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев, шулай ук 141дән артык хезмәт алдынгысы - терлекчеләр, игенчеләр, хезмәт ветераннары катнашты. Фойеда җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре — «СЛ-молоко» һәм «СЛ-агро» җәмгыятьләре, «Йолдыз» һәм «Союз Агро» кооперативлары, «Фәсахов» КФХ, Кайбыч икмәк комбинаты һәм «Гарәфетдинова Г.Р.» ИП продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Биектау районының "Элита" баш нәсел предприятиесендә терлекчелек тармагының 2020 елның 11 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, шулай ук муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары һәм селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак, әгәр мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.

 

Объект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Георгий Харитонов крестьян-фермер хуҗалыгында төзелгән. Фермер «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 6,5 млн.сум күләмендә грант алган була.

22 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Junior Skills форматында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча конкурс узды. Конкурс комиссиясе составына Казан дәүләт аграр университетының инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, Казан дәүләт аграр университетының Профориентация һәм эшкә урнаштыру үзәге директоры Гүзәл Фәссахова, Казан дәүләт аграр университетының машина һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Дамир Хәлиуллин һ. б. кергән иде.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International