Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елдагы нәсел эшенә йомгаклар ясалды

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елда сөтчелек юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының эшенә йомгак ясау һәм 2021 елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды. Чарада муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов катнашучыларны сөт юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының узган елгы эш йомгаклары белән таныштырды һәм 2021 елда үтәлергә тиешле бурычларны атады.

Ул үз чыгышында нәселле ана терлекләрнең күпме булуы, авыл хуҗалыгы оешмаларында 305 көн лактация чорында сыерларның продуктивлыгы мәсьәләләренә басым ясады.

Бүгенге көндә Татарстанда 70 нәсел хуҗалыгы бар, шул исәптән сөт терлекчелеге юнәлеше буенча – 49 хуҗалык, ит терлекчелеге буенча – 4, дуңгызчылык буенча – 3, сарык үрчетү буенча – 3, кәҗә үрчетү буенча – 1, ат үрчетү буенча – 3, кошчылык буенча – 2, җәнлекчелек буенча - 2, умартачылык буенча 3 хуҗалык.

Киңәшмә барышында узган ел йомгаклары буенча эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча лидер районнар аталды. Алар - Әтнә (+574 баш), Балтач(+372), Кукмара(+603), Мамадыш(+449), Алексеевск(+236) районнары. Нәсел хуҗалыкларында 2020 елда савым сыерларының продукттивлылыгы 8062 кг булды (узган елга карата+417 кг). 2021 елга бурыч - 8 450 кг.

Чыгышының ахырында Ришат Зарипов хуҗалык җитәкчеләренә терлекләрне исәпкә алу һәм бердәм идентификацияләү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте, шулай ук 2021 елга бурычлар билгеләде.

Раушан Гатиятов селекция эшендә югары технологияле ысуллар куллану тәҗрибәсе һәм Саба районының «Курсабаш» ҖЧҖендә эмбриотрансплантация куллану турында сөйләде, Илсур Гомәров Азнакай районының «Союз-Агро» ҖЧҖендә сексацияләнгән орлык куллану турында сөйләде.

"2020 елда хуҗалык 1300 сексацияләнгән орлык сатып алды. Таналарның 90% алу проценты орлыкландырылды. 3401 баш бозау туды", - дип билгеләп үтте Илсур Гомәров.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Биектау районының «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм Мамадыш районының “Азык-төлек программасы” АПКның агросәнәгать комплексы буенча директоры Илнур Фатыйхов чыгыш ясадылар.

Чара ахырында республиканың иң яхшы хуҗалыклары һәм районнары кубоклар белән бүләкләнде. «Район – нәселле сыерлар саны буенча лидер-2020» номинациясендә Балтач районы иң яхшы дип танылды, «Даими продуктивлык буенча сыер-чемпион-2020» номинациясендә - Мамадыш районының “Азык-төлек программасы” АПК, «Лактациядә продуктивлык буенча сыер-чемпион - 2020» номинациясендә - Кукмара районының «Рассвет агрофирмасы» АХҖК.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International