Лениногорскида районның социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Лениногорск районы Советы утырышында катнаштылар. Визит барышында алар җитештерү тулысынча автоматлаштырылган күпьеллык үлән орлыкларын чистарту заводын карадылар.

 Завод республиканың көньяк-көнчыгышындагы фермерларга орлыкларны чистарту буенча хезмәт күрсәтә. 4 ай эчендә, ягъни җитештерүне эшләтеп җибәргәннән бирле, 500 тоннадан артык орлык эшкәртелгән. Бер сәгать эчендә предприятиедә өч тонна күпьеллык үлән орлыгы (люцерна, козлятник, солы) сортларга аерыла. Предприятиедә шулай ук чәчүлек җирләреннән ташларны бетерү өчен билгеләнгән махсус техника җитештерү көйләнгән, бу җирләрне эшкәртү процессын җиңелрәк итәргә һәм азрак чыгым тотарга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе хисап сессиясендә чыгыш ясаганда, узган ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның социаль-икътисадый үсеше рейтингында Лениногорск районы 45 урыннан 21 урынга күтәрелүен билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин, муниципалитет җитәкчелегенә булган резервларны, инвесторларны җәлеп итәргә кирәк, дип саный. Моның өчен районда барлык кирәкле шартлар тудырылган, шул исәптән, үсеш алган инфраструктуралы 6 сәнәгать мәйданчыгы бар.

“Районда эшкуарлар белән эшләүнең яхшы рәвешләре табылды. Әмма, сәнәгать җитештерү күләмен киметмәс өчен, инвесторларны активрак эзләргә һәм сәнәгать мәйданчыкларыннан активрак файдаланырга кирәк», – диде ул.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитетның төзелеш, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы өлкәсендә резервлары зур, “алар 2021 елга ышаныч белән карарга һәм район үсешендә яңа ыргылыш ясарга мөмкинлек бирәчәк”.

“Билгеле бер кыенлыкларга карамастан, без шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, яңа эш башлаучы фермерларга финанс ярдәме буенча барлык проектларны да диярлек саклап кала алдык. Узган ел бу максатларга 23 миллион сумнан артык акча җибәрдек, - дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин. – Быел авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруның төрле программалары буенча катнашучылар санын һәм даирәсен киңәйтергә кирәк”.

 Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үз чыгышында 2020 елда 4,5 мең тонна терлек һәм кош ите, 15,5 мең тонна сөт җитештерелүен билгеләп үтте. Мөгезле эре терлекнең баш саны 3 мең башка кимүгә бәйле рәвештә, җитештерү күрсәткечләрен югары технологияләр кертү һәм булган матди-техник базаны камилләштерү юлы белән арттыру бурычы куелды, дип сөйләде ул.

Соңыннан парламент башлыгы Лениногорскиның алдынгы кешеләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International