Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Рафаэль Фәттахов, Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләре составындагы комиссияләр Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Саба, Балык Бистәсе, Теләче һәм Чирмешән районнарында техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында перспективалы технологияләрне үстерү үзәге белән берлектә республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре өчен цифрлы маркировкалауны гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча укыту семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖ вәкиле Александр Гнатенко, «СКБ Контур» үсеш проекты менеджерлары, шулай ук «Форинтек-Волга» ҖЧҖенең маркировкалауны башлап җибәрү өчен кирәкле җайланмалар белән тәэмин итүчеләре катнашты.
1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәк» III бөтенроссия гастрономия фестивале узачак.
Нурлат районының Ерыклы авылыннан Нямаевлар гаиләсе - күп кенә авылдашлары һәм тармак хезмәткәрләре өчен үрнәк.
Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләреннән торган комиссияләр республика хуҗалыкларын тикшерәләр һәм аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәялиләр.
Татарстан аграрийлары көзге культураларны тукландыру буенча актив эш алып баруны дәвам итәләр. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, кырларга Азнакай, Аксубай, Сарман һәм Ютазы районнары игенчеләре чыкты.
Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй казанган гади кешеләр турында языла торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасында бүгенге герой - авыл хуҗалыгында ярты гасыр эшләгән Шәйдуллин Шамил Зәйнулла улы. Бүген, 6 апрельдә, Шамил Шәйдуллинга 73 яшь тула.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе»ндә практик дәресләр башлануы турында хәбәр итә. Программа Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләренә керештеләр. Республикада язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып Азнакай һәм Ютазы районнары игенчеләре старт бирде.
Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлекне һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде. Мәйданчыкларга авыл халкы гына түгел, шулай ук шәһәр халкын яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.