Татарстанның сөт эшкәртүчеләре цифрлы маркировкалауны гамәлгә кертү мәсьәләләрен өйрәнделәр

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында перспективалы технологияләрне үстерү үзәге белән берлектә республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре өчен цифрлы маркировкалауны гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча укыту семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖ вәкиле Александр Гнатенко, «СКБ Контур» үсеш проекты менеджерлары, шулай ук «Форинтек-Волга» ҖЧҖенең маркировкалауны башлап җибәрү өчен кирәкле җайланмалар белән тәэмин итүчеләре катнашты.

Очрашуны Наил Залаков ачты.

 «Без бүген барлык сөт продукциясе җитештерүчеләрен маркировкалау мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен җыйдык. Якын арага безнең өчен төп бурыч – оператив рәвештә теркәлергә, укырга һәм системада эшли башларга», - дип билгеләп үтте ул.

Александр Гнатенко маркировка кертүнең гомуми мәсьәләләре һәм аның сроклары, шулай ук предприятиеләрне системага тоташтыру турында сөйләде.

 «Агымдагы елның 1 июненнән сыр һәм туңдырма өчен маркировка кертелә. 1 сентябрьдән - саклау срогы 40 тәүлектән артык булган сөт продукциясе өчен. Ә 1 декабрьдән - саклау срогы 40 көнгә кадәр булган азык-төлек өчен. Системага керү өчен сөт продукциясе җитештерүчеләргә түбәндәгеләрне башкарырга кирәк: оешма җитәкчесенә яки шәхси эшмәкәргә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза рәсмиләштерергә, мониторинг системасында теркәлергә, каталогта товарларны тасвирларга, маркировка кодларына заказ бирергә һәм алар өчен түләргә, аны кертү өчен техник чишелешне сайларга, шулай ук интеграторны һәм типографияне сайларга», - диде ул.

Чара барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны кара-каршы  сөйләшү форматында карадылар.

«СКБ Контур» үсеш проекты менеджеры Гөлнара Борһанова товарларны мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасы белән хезмәттәшлек вариантларын тәкъдим итте.

Киңәшмә ахырында Наил Залаков предприятие вәкилләренә 10 апрельгә кадәр товарларны мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасында теркәлү узу үтенече белән мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International