Район хәбәрләре: Нурлат районыннан менә дигән фермер династиясе

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Нурлат районының Ерыклы авылыннан Нямаевлар гаиләсе - күп кенә авылдашлары һәм тармак хезмәткәрләре өчен үрнәк.

Аларны Нурлат районында гына түгел, ә бөтен округта беләләр. Рәмис һәм Әлфинур – берничә буыннан килгән аграрийлар.

Бөтен гаилә белән эшлиләр. Бүген алар зур шәхси хуҗалык тоталар. Мөгезле эре терлек тә, бозаулар, атлар һәм кош-корт та бар.

“Терлекләрне тоту отышлы. Бөтен гаилә белән бергә эшлибез. Бертуганнар, аларның хатыннары, балалары булыша. Азык белән проблема юк”, - дип сөйли «Сөләйманов» КФХ механизаторы Рәмис Нямаев.

 Өйдә алар барысы бергә бәйрәмнәрдә җыела. Өлкән буынны искә алалар, җитештерү эшләре турында фикер алышалар. Ә алар шәхси ярдәмче хуҗалыкта да, КФХда да аз түгел.

Хатыны Әлфинур һәм кызы Алинә дә терлекчелектән ерак тормыйлар.  Улы Ленар, армия сафларында булып, Ватан алдындагы бурычын да үтәргә һәм Казан аграр университетында укып кайтырга да өлгергән. Әтисендә комбайнчы ярдәмчесе булып мәктәп елларыннан ук эшләгән инде.

 “Белемле, бик тырыш. Чит ил техникасын тиз үзләштерә”, - дип сөйли “Сөләйманов” КФХ башкарма директоры Ирек Хәйдәрҗанов.

Рәмис Нямаев - Нурлат районының иң яхшы комбайнчыларыннан берсе. Бу елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсларында берничә тапкыр алдынгылар рәтендә булды, ә 2020 елның урак нәтиҗәләре буенча абсолют лидер булды.

 “Әлбәттә, җәй көне буш вакыт булмый. Әмма без бу мәшәкатьләрне бернигә дә алыштырмыйбыз. Шәһәргә китәргә дә мөмкинлекләр бар иде. Әмма без биредә яшәргә калдык. Безгә авылда ошый, мөмкинлекләр күп”, - ди Рәмис Нямаев.

Нямаевлар гаиләсе үз балаларының дөрес юлда булуларына ышана. Яшь белгечләр, аграрийлар ата-аналарыннан яхшы үрнәк алганнар һәм чын мәгънәсендә бөтен авыл горурлана торган менә дигән хезмәт кешеләре династиясен дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International