Хезмәт кешеләре:укытучы ничек итеп балаларда авыл хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгән һәм үзе колхоз рәисе булып киткән

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй казанган гади кешеләр турында языла торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасында бүгенге герой - авыл хуҗалыгында ярты гасыр эшләгән Шәйдуллин Шамил Зәйнулла улы. Бүген, 6 апрельдә, Шамил Шәйдуллинга 73 яшь тула.

Хезмәт эшчәнлеген Шәйдуллин Шамил Зәйнулла улы 16 яшендә төрле эш башкаручы буларак башлый. 1966 елда ТАССРның Чистай районында Тукай исемендәге колхозга шофер булып урнаша.

Ун ел ул Чуаш Ялтаны авылында һәм туган авылы Гаделшада укытучы булып эшли, хезмәт, математика һәм физика укыта. Укытучы буларак укучыларда туган җиргә мәхәббәт, авыл хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгән. Аның күп кенә элеккеге укучылары хәзер иң яхшы инженерлар, агрономнар, механиклар һәм терлекчеләр. Авыл мәктәбендә ул Казан педагогика институтын тәмамлап килгән үзенең булачак хатыны Мөнирә белән таныша.

Аннары, 1980 елдан башлап, 12 ел буена Шамил Зәйнулла улы партия эшендә була - Тукай исемендәге колхозның партком секретаре, Гаделша авыл Советы Рәисе булып тора. Аның эшлекле сыйфатларын, оештыру сәләтен исәпкә алып, авылдашлары аны 1992 елда Тукай исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Ул җитәкчелек иткән сигез ел эчендә хуҗалыкта бөртеклеләрнең һәм азык культураларының уңдырышлылыгы, терлекләрнең продуктивлылыгы шактый арта.

Ул җитәкчелек иткән чорда хуҗалыкта аның матди-техник базасын ныгыту буенча зур эш алып барыла. Минераль ашламалар склады, гараж, 2000 квадрат метрлы ябык ындыр табагы төзелә, ындыр табагында һәм орлык складларында асфальт җәелә.

Җитәкчелек иткән чорда Шамил Шәйдуллин Гаделша һәм Чирүле Шонталы торак пунктларында фатирларны һәм торак йортларны газлаштыру буенча зур эшләр башкара:газ бүлү пункты төзелә, Гаделша авылыннан Чирүле Шонталы авылына кадәр 7 км озынлыкта газүткәргеч сузыла. Ике күпер, йортлар, фатирлар, Гаделша авылында мәчет, Чирүле Шонталы авылында мәктәп һәм ФАП төзелә. Мөслим - Гаделша юлы һәм хуҗалык эчендә юллар асфальтлана.

Ул еллар җиңел булмый. Әмма күпләр хезмәт хакы ала алмаган вакытларда да колхоз үзен саклап кала алган, барлыкка килгән проблемалар белән кешеләрне үзләрен генә авыр хәлдә калдырмас өчен төрле вариантлар эзләнә һәм табыла.

2000 елдан ул известь материалы чыгару, эшкәртү, органик ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары кайтару, туфракны известьлау белән шөгыльләнә торган «Чистайагрохим» предприятиесен җитәкли. Известь эшләнмәләре ике карьерада - Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында алып барыла. Куәтле җитештерү-техник база әлеге районнарның, шулай ук Түбән Кама һәм Азнакай хуҗалыкларының известь онына булган ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Шамил Шәйдуллинның хезмәт эшчәнлеге чорында аның коллективы әче туфракны известьлау һәм известь материалын чыгару буенча республикада ел саен призлы урыннар яулый.

Берничә тапкыр Чистай муниципаль районының җирле Советы һәм район Советы депутаты итеп сайлана.

50 ел эшләү дәверендә Шамил Шәйдуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татагрохимсервис, Чистай муниципаль районы администрациясе грамоталары белән бүләкләнә. Чистай районының Мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәренә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International