Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чәк-чәк җитештерүчеләрне «Чәк-Чәк» фестивалендә катнашырг чакыра

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәк» III бөтенроссия гастрономия фестивале узачак.

Фестиваль программасында кызыклы күп мастер-класслар, конкурслар узачак, урта гасыр ристалищесы белән балалар мәйданчыгы бар. Әмма төп вакыйга - чәк-чәк пешерүчеләр арасында «Иң тәмле чәк-чәк - 2021» конкурсы. Җиңүче күз йомып ясалган дегустация ысулы белән билгеләнә. Һәркемнең бу традицион татлы татар ризыгының күп вариантларыннан авыз итү һәм үзенә иң ошаганын сайлап алу мөмкинлеге булачак.

Гастрофестивальгә килүчеләр дә иң тәмле чәк-чәк яки баурсак пешерүдә ярыша алалар. Моның өчен 2-5 кешедән торган команда җыярга кирәк. Барлык кирәкле продуктларны оештыручылар бирәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны призлар һәм бүләкләр көтә!

Фестиваль мәйданчыклары 10:00 сәгатьтә эшли башлаячак. Кунакларны дегустация, урта гасыр ристалищесы белән балалар мәйданчыгы, мастер-класслар, фуд-корт һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Гастрофест 17:00 сәгатьтә тәмамлана.

Беренче фестиваль 2018 елда 3500 туристны җыйган иде, 2019 елдагы икенче фестиваль 5000нән артык туристны җыйды. 2020 елда фестиваль яңа коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле кертелгән чикләүләр аркасында үткәрелмәде. Күпләр яратып өлгергән әлеге фестиваль быел узган еллардагы  нигездә кабат  кайтарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International