Республиканың 4 районы аграрийлары язгы кыр эшләренә керештеләр

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстан аграрийлары көзге культураларны тукландыру буенча актив эш алып баруны дәвам итәләр. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, кырларга Азнакай, Аксубай, Сарман һәм Ютазы районнары игенчеләре чыкты.

«Җәлил» агрофирмасы 160 га уҗым бодае һәм арыш чәчүлекләрен тукландыруга кереште. Сарман районында көзге культураларны тукландыру 17594 га мәйданда башкарылырга тиеш, шул исәптән 15848 га көзге бодай һәм 1746 га көзге арыш. Республика буенча 552,5 мең га мәйданда уҗымнарны тукландыру эшләре планлаштырыла.

“Бүген азык-төлек иминлеге тагын да зур әһәмияткә ия. Язгы көн ел туйдыра. Барысын да вакытында эшләргә, район һәм республика өчен яхшы уңыш нигезен салырга кирәк. Барлык күрсәтмәләрне төгәл үтәп эшлибез”, - ди Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International