Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга иң яхшы әзерлеккә АПК оешмалары арасында конкурс игълан итә

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләреннән торган комиссияләр республика хуҗалыкларын тикшерәләр һәм аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәялиләр.

Хуҗалыкларның чәчү кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсе берничә параметр буенча тикшереләчәк. Бәяләү күрсәткечләренә машина-трактор паркының әзерлеге, хезмәтне саклау дәрәҗәсе, чәчү материалының сыйфаты, язгы кыр эшләрен башкару өчен эш планнарының булуы кертелгән.

Комиссияләр авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчү комплексларының, тракторларның, тырмалау, тукландыру, культиватор, катнаш агрегатларның һ. б.ларның әзерлеген җентекләп тикшерәчәкләр.

Машина-трактор паркының торышын бәяләгәндә барлык  техниканың дәүләт техник техник тикшерүен узуы, механизаторлар белән тәэмин ителеше, техниканың агрегатлаштырылган булуы исәпкә алыначак. Хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә һәм чәчү материалларын әзерләүгә аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, бүлекчәләрдә күчмә эретеп ябыштыру агрегаты яки техник ярдәм комплексы белән оператив күчмә ремонт звенолары булдырылырга, счетчик куелган ягулык-майлау материаллары салу буенча күчмә аппарат әзерләнергә тиеш.

Хезмәтне саклау буенча хуҗалыклар өчен расланган инструкцияләр булу, шулай ук механизаторларның һәм хезмәт күрсәтүче персоналның шәхси саклану чаралары белән комплектлануы мәҗбүри шарт булып тора.

Чара барышында техниканы имин эксплуатацияләүгә, техника куркынычсызлыгы буенча инструктажлар һәм механизаторларга медицина тикшерүе үткәрүгә аерым игътибар бирелде. Гомумән алганда, язгы кыр эшләрен уздыруга хуҗалыклар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгәннәр һәм комиссия тикшерүе уңышлы узды.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов һәм Рафаэль Фәттахов катнашында Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә һәм Баулы районнарында тикшерүләр узды. 7 апрельдә Рафаэль Фәттахов катнашында конкурслар шулай ук республиканың Арча, Балтач һәм башка районнарында узачак.
   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International