ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда чатыр ярминкәләренең эшләвен исегезгә төшерә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының мәгълүмати иминлек өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү буенча сораштыру уздыруы турында  хәбәр итә.


13
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә Россия югары уку йортлары арасында «Казан-2021» VIII ачык студентлар иҗаты фестивален ачу тантанасы булды.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Кама Тамагы районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, фермер ассоциацияләре, кулланучылар җәмгыятьләре һәм республиканың авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.

Быел аграрийлар өчен һава торышы сюрпризлары җитәрлек булды. Әмма игенчеләр чәчү вакытына сыешырга һәм билгеләнгән режимда эшләргә тырышалар. Барысы алдында да бер бурыч тора - чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлау һәм югары уңыш җыеп алу.

Яңа Чишмә районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Леонид Богомолов тапшырдылар.


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Биектау районының Кече Алат авылында яңа ферма эшли башлады. Димәк, район картасында тагын бер үсеш ноктасы барлыкка килде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистлар белән очрашты.


10
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Спас районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясенең торышын бәяләде һәм авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашты. Сәфәр кысаларында аның белән бергә Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районында эш сәфәре белән булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International