Россия аграр югары уку йортларының 500 студенты “Казан-2021” VIII ачык студентлар иҗаты фестиваленә җыелды

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә Россия югары уку йортлары арасында «Казан-2021» VIII ачык студентлар иҗаты фестивален ачу тантанасы булды.

Оештыручылар - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, «Агро мәгариф» ассоциациясе һәм республиканың аграр югары уку йортлары. Фестиваль Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында узачак. Быел анда Россиянең 38 аграр югары уку йортыннан 500ләп кеше катнаша.

Чара Казанның 175 нче гимназиясе укучылары һәм укытучылары һәлак булу кайгысын уртаклашу йөзеннән бер минут тынлык белән башланып китте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров студентларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

“Казан - иң эре студентлар үзәкләренең берсе. Республикада иҗади һәм интеллектуаль потенциал зур, ә аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре көннән-көн арта. Бу эштә аграр югары уку йортлары яшьләренең лаеклы урын алып торуы аеруча куандыра”, - дип билгеләп үтте ул.

Аграр югары уку йортлары администрациясе исеменнән ректорлар Айрат Вәлиев һәм Рөстәм Равилов чыгыш ясадылар. Үз чыгышлары барышында алар студентларның гадәти булмаган студентлар иҗаты фестивалендә катнашуларын һәм анда катнашуның җиңүдән дә мөһимрәк булуын билгеләп үттеләр.

“Сезнең һәрберегез бу фестивальдә үзен, үз хис-тойгыларын күрсәтә алсын, үз талантыгызны ача һәм тәҗрибә уртаклаша алсын иде”, - диделәр алар.

Фестивальдә катнашучыларга җиде юнәлеш буенча:вокал, бию, музыка, театр, оригиналь жанр, декоратив-гамәли иҗат, журналистика һәм медиа юнәлешләрендә иҗади көч сынашырга туры киләчәк.

Коллективларның һәм башкаручыларның чыгышларын профессиональ жюри бәяләячәк, аның составына әйдәп баручы сәнгать, мәдәният эшлеклеләре һ. б. кергән.

Чара Татарстан башкаласының һәм Россиянең мәдәни күптөрлелеген күрсәткән музыкаль номерлар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International