Яңа Чишмә районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Леонид Богомолов тапшырдылар.
Бүләкләү өч номинациядә үткәрелде. Беренче төркемдә - "Архангельский" КФХ механизаторы Михаил Мельников, ул К-525 тракторында 1200 га мәйданда туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалаган.
Сабан һәм бөртекле культуралар чәчүдә иң яхшы механизаторлар дип, «Козлова М.И» КФХ механизаторы Евгений Остолопов танылды. Икенче урында - «Закрома» ҖЧҖ механизаторы Сергей Насейкин, ул Бюллер тракторында 1099 га сабан культуралары һәм 465 га бөртекле культуралар чәчкән. Өченче урында – «Скоков Н.А.» КФХ механизаторы Петр Дорофеев, ул МТЗ 1221 тракторында 383 га сабан культуралары чәчкән.
Культивациядә иң яхшы механизаторлар, дип, Класс Ксерион тракторында «Козлова М.И.» КФХсы механизаторы Михаил Барсуков һәм МТЗ-1221 тракторында «Скоков Н.А.» КФХсы механизаторы Илья Арсеньев танылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Яңа Чишмә районында 34,3 мең га мәйданда чәчү башкарылган, бу барлык чәчүлек мәйданының 70%ын тәшкил итә, шул исәптән 23,5 мең га - бөртекле сабан культуралары.