Агростартап старт алырга ярдәм итте

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Биектау районының Кече Алат авылында яңа ферма эшли башлады. Димәк, район картасында тагын бер үсеш ноктасы барлыкка килде.

Ферманы «Родина» колхозының элеккеге механизаторы Рәшит Хәйров төзегән. Ә аны моңа ... улы Ринат этәрә. Моны шактый сирәк очрак торган хәл дип әйтергә була, гадәттә, ата-аналары балаларына туры юл күрсәтә.

-«Агростартап» программасы ярдәм итте, - дип сөйли Рәшит Юныс улы. - Без аның турында авыл хуҗалыгы идарәсендә белдек, менә шуннан соң инде Ринат миңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алу мөмкинлегеннән файдаланырга тәкъдим итте.

Хәйровларның моңа кадәр нәрсәләре булган соң? Йорт тулы  мал-туар. Анда 9 савым сыеры, дистәдән артык үгез, иллеләп сарык, тавыклар бар. Барысы бергә яшәгәнлектән - Рәшит Юныс улы хатыны белән, уллары Ринат хатыны һәм балалары белән - терлекчелек тәҗрибәсен дә бергә туплаганнар. Ә 2010 елда Ринат, төньякка акча эшләргә киткәндә, әтисенә:хуҗалыкны кечерәйтмәскә, терлекләрнең баш санын киметмәскә, дип әйтеп калдыра. Менә инде Рәшит абыйга эшли орган эшеннән - АТП-2дән китәргә һәм ныклап авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башларга туры килә.

2019 елда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” илкүләм проекты кысаларында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча «Агростартап» программасы эшли башлады. Программа турында авыл хуҗалыгы идарәсендә белдек һәм аннан файдаланырга булдык.

-Без, нинди бизнес белән шөгыльләнергә дип, озак уйладык, - ди Рәшит Юныс улы. – Ахыр  чиктә, мөгезле эре терлек симертү безнең өчен отышлырак булыр, дигән нәтиҗәгә килдек. Беренчедән, хезмәт чыгымнары азрак, икенчедән, иткә һәрчак ихтыяҗ бар.

Хәйров, конкурста отып, КФХ өчен 3 миллион сумлык грант ала. Үзенең бизнес-проекты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән төзелгән шартнамә буенча фермер төзергә һәм симертү өчен үгезләр санын 80 башка кадәр җиткерергә тиеш була.

Куелган бурычны үтәү өчен бу акчалар гына җитми, әлбәттә, шуңа күрә гаилә банктан кредит ала:гаилә башлыгы үзе дә, хатыны Минура да, улы да хатыны белән. Төзелешне арзанайту өчен, эшне хуҗалык ысулы белән башкаралар. Эретеп ябыштыру эшләрен, мәсәлән, Ринат, юридик һәм югары техник белемле белгеч, башкара. Олы уллары, хатыны, киленнәре, башка туганнары да ярдәм итә.

Һәм менә узган елның көзендә ферма файдалануга тапшырыла. Гаилә шатлыклы мизгелләр кичерә. Бинаның яртысы - яшь бозаулар өчен, икенчесе - симертүдәге үгезләрне бәйдә тоту өчен. Төзелеш барышында урамда йөртү өчен киртә корылган.

-Хәзер безнең бурыч - терлекләрнең баш санын арттыру, - ди Рәшит Юныс улы. - Әлегә фермада, шәхси хуҗалыкта булганнарын санамыйча, 29 бозау бар.

Шул ук вакытта фермер азык базасын булдыру белән дә шөгыльләнә. Ул 75 гектар пай җирләрен арендага алган. Узган ел аларны эшкәрткән, быел 30 гектар күпьеллык үлән, 25 гектар бодай һәм 20 гектар арпа чәчәргә ниятли. Орлыклар җитәрлек, минераль ашламалар да туплаган. Чәчү өчен техника - трактор, тырмалар, культиватор, чәчкеч бар. Кыр эшләре башланды инде. Хәйровлар үз терлекләрен әлегә узган ел үзләре әзерләгән болын печәне белән, сатып алынган концентратлар, шул исәптән кукуруз оны, шулай ук төрле өстәмәләр:сыгынты, шрот белән тукландыралар.

Хәйровлар үз юлларын ачканнар инде һәм, алар билгеләнгән юлдан тайпылмаслар, дигән ышаныч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International