Быел аграрийлар өчен һава торышы сюрпризлары җитәрлек булды. Әмма игенчеләр чәчү вакытына сыешырга һәм билгеләнгән режимда эшләргә тырышалар. Барысы алдында да бер бурыч тора - чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлау һәм югары уңыш җыеп алу.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә язгы чәчү 1277,8 мең гектарда чәчелгән, шул исәптән сабан һәм бөртекле культуралар – 898,3 мең га, сабан бодае - 322,7 мең га, арпа – 419,9 мең га, шикәр чөгендере - 48,3 мең га. Бүген барлык районнар игенчеләре дә әлеге культураларны чәчәләр.
Шикәр чөгендере 48,3 мең га мәйданда (98%) чәчелгән, бу эшне 11 район - Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары аграрийлары алып бара.
Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре ашлык кукурузын чәчүгә керештеләр.
Аксубай, Алексеевск һәм Чистай районнары игенчеләре карабодай чәчә. Буа районы игенчеләре борай чәчүгә керештеләр. 31 район игенчеләре көнбагыш чәчә башладылар.
Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Әтнә, Баулы, Буа, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Сарман, Спас һәм Тукай районнарында горчица чәчү буенча яхшы эш темплары күзәтелә. Бүгенге көндә бу культура 17 524 га мәйданда чәчелгән.
6 район:Алексеевск, Әлки, Апас, Буа, Спас һәм Чистай районнары игенчеләре соя чәчүгә керештеләр.
Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Арча, Баулы, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнары аграрчылары бәрәңге утырталар.
Алексеевск, Апас, Буа, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә һәм Чирмешән районнары аграрийлары яшелчәләр утырталар.
8 район:Актаныш, Бөгелмә, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Саба һәм Чистай районнары игенчеләре арпа чәчүгә керештеләр.
2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтның Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.