Республика җитәкчелеге Спас районында чәчү кампаниясенең торышын бәяләде

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

Бүген Спас районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясенең торышын бәяләде һәм авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашты. Сәфәр кысаларында аның белән бергә Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, чәчү эшләре финал стадиясенә якын. Бүгенге көнгә 43,5 мең гектарның 31,8 мең гектары чәчелгән, ягъни 73%. Барлык хуҗалыклар да орлык һәм ягулык белән тәэмин ителгән. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау эшләре тулысынча башкарылган. Агымдагы ел уңышы өчен аграрийлар 1 гектарга 64 кг минераль ашлама туплаганнар.

Районда ике эре инвестор эшли:КВ-Агро бүлекчәсе(24,6 мең га) һәм Идел буе ашлык компаниясе(9,9 мең га). Алар өлешенә 37% чәчүлек җире туры килә, калган 63%ы ҖЧҖ, КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. 2020 ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек рейтингында район, бөртеклеләрдән 30 ц/га уңыш алып, 19 урынны биләде.

Чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын арттыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы аграрийларга сидераль парлар мәйданын арттырырга, шулай ук эретмә төеннәренең санын арттырырга тәкъдим итте. Министр эретмә комплексларының үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәклеген искәртте.

Рөстәм Миңнеханов терлекчелек үсешен дә игътибардан чыгармады. Бүгенгә Спас районында 4,8 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1,7 меңе – савым сыерлары. Гыйнвар - март айларында районда 2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача 13,6 кг сөт савып алынган, бу күрсәткеч буенча район республикада 34 урында тора. Президент район җитәкчелеген авыл хуҗалыгын үстерү программаларында активрак катнашырга, кече хуҗалыкларга ярдәм итәргә чакырды.

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатларында Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртте. Ул вакцинациянең нәтиҗәле яклану чарасы булып торуын ассызыклады.

Аннары Президент Мартышачий поселогына юнәлде, анда ул Игорь Планинның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Күппрофильле хуҗалык үсемлекчелек, ит һәм сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Чәчүлек мәйданнары 5 мең гектар тәшкил итә, агротехнологияләрне дөрес куллану нәтиҗәсендә 2020 елда фермер бер гектардан 51 центнер ашлык алган. Терлекчелек фермасында 260 баш терлек исәпләнә, шуларның 118е – савым сыерлары. Узган ел биредә 542 тонна сөт җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов Фермер хуҗалыгының җитештерү базасы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы техникасы паркын карады. Хуҗалык башлыгы үзләренең ашлык киптерү җайланмасын төзү планнары турында сөйләде. Әлеге проектны урып-җыю кампаниясе башлану вакытына тормышка ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International