Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында хуҗалык җитәкчеләре һәм җирлекләр башлыклары белән аралашты

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районында эш сәфәре белән булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов йөрде.

Эш сәфәренең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу иде.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны белән бергә йөрүче затлар Алексеевск районында «Алексеевскдорстрой» ААҖ асфальт-бетон заводында булдылар. Биредә алар юл-төзелеш лабораториясе эше белән таныштылар, шулай ук NFLG асфальт-бетон катнашмасының җитештерүчәнлеген бәяләделәр.

“Алексеевскдорстрой” ААҖ 2003 елда Алексеевск ДРСУ базасында оештырылган. “Алексеевскдорстрой”ның республиканың 5 районында (Алексеевск, Спас, Әлки, Яңа Чишмә һәм Алабуга районнарында) 6 җитештерү участогы бар. Гомуми файдаланудагы 1800 километрдан артык юлларны карап тоту белән беррәттән, предприятие федераль һәм төбәк автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау эшләрен дә алып бара.

Бүген «Алексеевскдорстрой» ААҖ коллективында 1600 дән артык кеше эшли.

Рөстәм Миңнехановка 2020 елгы икътисадый күрсәткечләр турында мәгълүмат бирделәр(капиталь ремонт һәм реконструкция, юллар төзү). «Алексеевскдорстрой» ААҖ «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2020 елда республиканың 9 районында(Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Чистай) эшләр башкарган.

Татарстан Президенты шулай ук юл-төзелеш лабораториясен карап чыкты, ул 2019 елда эшли башалаган. Италия җитештерү җайланмалары урнаштырылган, барлык халыкара стандартлар үтәлә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсус күргәзмәдә Алексеевск районы предприятиеләре продукциясе белән танышты. Алексеевск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Татарстан Президенты язгы эшләрнең барышы, чәчү кампаниясен тәмамлау сроклары, шулай ук районның социаль-икътисадый үсеше белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International