Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре мәктәп яны кишәрлекләрендә һәм гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында яшелчә культуралары үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән.
Мондый продукция санитар таләпләргә һәм нормаларга туры килергә тиеш. Ел саен мәктәп яны кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчә продукциясендә нитратларның нормадан артык булуы ачыклана.
Нитратлар – ул азот ашламалары артык күп булу аркасында продуктларда һәм суда туплана торган азот кислотасы тозлары. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы үсемлекләрендә нитратлар аеруча салатта (бигрәк тә теплицада үскәннекендә), әче тормада, петрушкада, редиста, чөгендердә, кәбестәдә, кишердә, укропта күп. Чөгендердә һәм кишердә нитратлар аларның өске өлешендә күбрәк, ә кишердә аның уртасында да туплана, кәбестәдә – аның күчәнендә, яфракларының калын өлешендә һәм өске яфракларда. Барлык яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә нитратлар аларның тышчасында күбрәк туплана.
Нитратлары туплау сәләте буенча яшелчә, җиләк-җимешләр өч төркемгә бүленә:
- нитратларны иң күп сеңдерә торган яшелчә, җиләк-җимешләр (чи массада 5000 мг/кг-га кадәр): салат, шпинат, чөгендер, укроп, яфраклы кәбестә, редис, яшел суган, кавын, карбыз;
- нитратлар уртача туплана торган яшелчә, җиләк-җимешләр (300-600 мг): төсле кәбестә, ташкабак, кабак, шалкан, әче торма, чәкәнле кәбестә, хрен, кишер, кыяр;
- нитратлар аз туплана торган яшелчә, җиләк-җимешләр (1080 мг): брюссель кәбестәсе, борчак, кузгалак, фасоль, бәрәңге, томат, башлы суган, җиләк-җимешләр.
Үсемлекләрдә нитратларның югары булуы, гадәттә, минераль ашламаларның артык күп кулланылуы белән аңлатыла. Нитратларның югары булуы һәр очракта да азотлы ашламаларның күп булуына бәйле түгел.
Үсемлекләрдә нитратлар туплану күп сәбәпләргә бәйле:
- үсемлекләрнең һәм аларның сортларының биологик үзенчәлекләренә;
– үсемлекләрнең ничәнче елгы булуына (нитратлар иртә өлгерә торган яшелчәләрдә күбрәк туплана);
- үсемлекләрне минераль тукландыру режимына;
– әйләнә-тирә мохит факторларына (температура, һаваның дымлылыгы, көн яктылыгының озынлыгына). Мәсәлән, көн яктылыгы озынрак булган саен үсемлекләрдә нитратлар азрак була. Яктылыкның күп булуы үсемлекләрдәге нитратларны киметә. Теплица үсемлекләрендә нитратларны киметү өчен теплицаны мөмкин кадәр күбрәк яктылык керә торган урында куярга кирәк.
Яшелчәләрдә нитратларның нормаль булуын тәэмин итү өчен культураларны үстерүнең агротехник кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Бигрәк тә яңа тиресне контрольсез куллануга игътибарлы булу таләп ителә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, азотлы кушылмалар дуңгызлар астыннан алынган тирестә һәм кош-корт тизәгендә күп була. Шуңа күрә бу төр тиресне күпмедер ятканнан соң гына кулланырга ярый. Хәтта ярымяткан материалны да аз дозада һәм су белән катнаштырып кына кулланырга кирәк. Тирес таркалганда азотның күп өлеше юкка чыга, шуңа күрә черемә куллану үсемлекләр өчен дә, яңа өлгергән яшелчә кулланучылар өчен дә иминрәк санала.