Татарстан укучылары «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсы финалына чыктылар

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Казанда «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында узды.

Конкурс республиканың һәм якын-тирә төбәкләрнең 250 укучысы арасында үткәрелде. Ике көн дәвамында укучылар уку-демонстрация мәйданчыкларында, компьютер классларында һәм университет лабораторияләрендә Агрокоптерлар, Агророботлар, АгроКосмос, АгроБио һәм АгроМетео юнәлешләре буенча интенсив эш алып бардылар.

Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү һәм роботлаштыру, пилотсызларны куллану, космик, био һәм метеотехнологияләрне куллану буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде.

Алар түбәндәгеләр:

АгроКоптерлар юнәлеше буенча:

-Мөхәммәтшәриф Сәйфетдинов, Аксубай районының В.Ф.Тарасов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Карина Полянцева, Әгерҗе районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Александр Явкин, Чүпрәле районының Чуаш Чүпрәлесе урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Глеб Бәдретдинов, Лениногорск районының В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Вилдан Зәкиев, Лениногорск районының В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Дәнис Вахитов, Лениногорск районының В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе;

АгроРоботлар юнәлеше буенча:

-Роман Иванов, Саба районы Иштуган гомуми урта белем бирү мәктәбе;

-Гадел Гайнетдинов, Саба районы Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Ирек Җәләлиев, Тәтеш районы Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Фаил Сафин, Тәтеш районы Байраш урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Айназ Хаҗиев, Сарман районы Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Раил Фәттахов, Сарман районы Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе.

АгроКосмос юнәлеше буенча:

-Екатерина Гордеева, Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее;

-Алмаз Нигъмәтҗанов, Кукмара районы Янил урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Михаил Родионов, Чувашия Республикасы Шумерля шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Илназ Кәбиров, Балтач районы Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Анна Полякова, Лаеш районы А.П. Малышев ис. Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Андрей Мандрейкин, Нурлат районының Егоркино урта гомуми белем бирү мәктәбе.

АгроМетео юнәлеше буенча:

-Адилә Габдрахманова, Кукмара ш.т.п.да А.М. Булатов ис. күппрофильле лицей;

-Олеся Гордеева, Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее;

-Алсинә Тлякова, Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе;

-Зөһрә Шаһидова, Балтач районы Нөрмә урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Айгиз Талипов, Нурлат шәһәре 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Кирилл Кочетков, Лениногорск районы Балалар иҗат йорты.

АгроБио юнәлеше буенча:

-Ольга Харитонова, Буа районы Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Регина Павлова, Аксубай районы Иске Савруш урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Рөстәм Галиев, Актаныш районы Теләкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Дарья Самаркина, Буа районы Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Дарья Блинова, Буа районы Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

-Александра Филиппова, Югары Ослан районы Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International