Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «АВЫЛ БАТЫРЛЫГЫ:Хезмәт геройлары» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РОССИЯ ӨЧЕН» ХАЛЫК ФРОНТЫ» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Россиядә хезмәт кешесенә исемнәр һәм бүләкләр бирә башлауның 100 еллыгы уңаеннан «АВЫЛ БАТЫРЛЫГЫ:Хезмәт геройлары» Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра, дип хәбәр итә. Анда теләгән һәр Россия Федерациясе гражданы катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Россиянең Хезмәт батырлыгы» мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Бөтенроссия акциясендә катнашу өчен 2021 елның сентябрь ахырына кадәр интернеттан файдаланучыларга социаль челтәрләрдә(ВКонтакте, Инстаграм Instagram, Фэйсбук) төрле эшчәнлек өлкәләрендә дәүләт һәм халык алдында ирешкән хезмәт казанышлары, шул исәптән Бөек Ватан сугышы елларында авыл җирендә тиешле мактаулы исемнәр алуы һәм хезмәт көннәре булуы, фронтны азык-төлек белән тәэмин итү, сугыштан соңгы чорда илне торгызуга керткән өлеше турында мәгълүмат бастырып чыгарырга кирәк. Мәкаләләрдә туганының тарихы, шулай ук челтәр акциясендә катнашучының үзенең бүгенге көндә үз Ватанын үстерүдә нәрсә эшләве бердәм хэштеглар астында тасвирланырга тиеш:#ПодвигСела,#ГероиТруда,#ОНФ,#РССМ.

Иң яхшы фотосурәтләрдән тематик фотокүргәзмәләр оештырылачак, алар 2021 ел дәвамында төрле мәйданчыкларда узачак.

Җиңүчеләр эксперт жюрилары тарафыннан түбәндәгеләрдән чыгып билгеләнәчәк:мәкаләгә куелган лайклар саны, мәкаләнең  уникальлеге һәм оригинальлеге.

Оештыру комитетының контактлары: 8(499)605-86-50;e-mail – info@rssm.su.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International