ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Республика аграрийлары бер минутны да бушка уздырмаска тырышалар.

Авыл халкы өчен эшләрнең кызган чагы:сезонлы үстерү өчен яшь кош-корт сатып алу вакыты җитте.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советы һәм Төмән өлкә Думасы депутатлары катнашында видеоэлемтә режимында авыл халкының эшлекле активлыгын, шул исәптән кече хуҗалыкларны үстерү һәм әлеге өлкәне законнар белән җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырыш эшендә республикадан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һ. б. катнашты.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының “Игелекле суыткыч”ына быел биш ел булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә ул меңнән артык мохтаҗны «тукландырган» - бу 10 тоннага якын сөт продукциясе.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Бакчачылар берлеге конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, шулай ук коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

17 апрельдә «Туган ягыңны бел» темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында булдылар.

Үзенең көндәлек хезмәте белән хөрмәт һәм абруй казанган гади кешеләр турында языла торган безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое авыл хуҗалыгында 43 елдан артык эшләгән Фәйзеләхәт Гаяз улы Фәсахов.


17
апрель, 2021 ел
шимбә

Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлекне һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде. Мәйданчыкларга авыл халкы гына түгел, шулай ук шәһәр халкын яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.


16
апрель, 2021 ел
җомга

Биопрепаратларны максималь куллану - игенчелекне биологияләштерү юнәлешендә төп шарт. Агрономик файдалы һәм югары нәтиҗәле микроорганизмнар штаммнары нигезендә бары тик биопрепаратлар гына үсемлекләрне стресслардан һәм патогеннардан яклау, аларның үсешен тәэмин итү кебек билгеләргә ия, югары үсемлекләр геномында мондый билгеләр юк. Комплекслы тәэсир итә торган биопрепаратлар һәм биостимуляторлар, фитосанитар билгеләнешендәге биофунгицидлар, комплекслы тәэсир итә торган биодеструкторлар, үсемлекләр җиңел үзләштерә торган микроэлементлы ашламалар, үсемлекләр үсешен тәэмин итә торган биоактиватор һәм биостимулятор – Аммоний ИДЯК, Био-Гуматлар орлык материалын җанландыруга һәм зарарсызландыруга, файдалы туфрак микробиотасын активлаштыруга, туфракны тукландыруга һәм аны савыктыруга ярдәм итә.

Казан дәүләт аграр университетында студентларны «Агрокөч» АҖенә, «Август-Агро» ИК ҖЧҖенә, «АПК Продпрограмма» ҖЧҖенә, “Ак Барс” холдинг программасы” АҖенә җитештерү практикасына һәм «Защита» студентлар хезмәт отрядына тантаналы озату булды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, университет ректоры Айрат Вәлиев, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International