Биектау районында тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист булып киткән

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Узган ел Биектау районының «Котдусов» крестьян-фермер хуҗалыгының тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист һәм экскурсант булып китте.

-Теләсә кайчан килсәгез дә, һәрвакыт миндә туристлар төркемен очрата аласыз, - дип, үзенә кунакка чакыра фермер Габделәхмәт Котдусов.

Һәм менә кояшлы эссе җомга көнендә Ямаширмә авылына килдем. "Тәвә кошы фермасы" дигән юнәлеш күрсәткече юлны төгәл күрсәтте. Чынлап та, капканы ачып керүгә мин экзотик хайваннар һәм кошлар белән тулы вольерлар һәм читлекләр янында йөгереп йөрүче бер төркем укучыларны күреп алдым, шулай ук сулык ярында тезелеп торган катамараннар да әллә кайдан күзгә ташлана. Балалар белән танышып алдым. Алар ике мәктәптән килгән укучылар булып чыкты:Әтнә районының Күлле Киме гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм Биектау районының Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбеннән килгәннәр. Коркачык мәктәбе укучылары велосипедка килгәннәр:авыл юлы буйлап аларга нибары 4 километр ара икән.

-Без бирегә ел саен киләбез. Ферма янәшәдә генә, балаларга кыргый хайваннар һәм кошларга карау ошый. Бу кызык та, танып-белү дә, - дип сөйли Коркачык башлангыч мәктәбе мөдире Алсу Кәлимуллина.

-Миңа лама бик ошады, ул бик грациоз, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Күлле Киме гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ксения Степанова.

-Ә миңа - кәҗә бәтие. Ул шундый ягымлы, кулга ияләшкән, аны тотып, сыйпап була, - ди шул ук мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Зәринә Шакирова.

Ферманың төп фишкасы - әлбәттә, тәвә кошлары. Биредә алар берничә – Африка һәм Австралиянекеләр. Ферма башлыгы үзе экскурсия үткәрә, алар турында сөйли, барлык сорауларга да җавап бирә. Бер уңайдан хәтта викторина да оештыра. Бу юлы укучылар түбәндәге сорауга җавап эзләп баш ваттылар:ни өчен Африка тәвә кошларының йомыркасы ак төстә була, ә Австралия эмусыныкы – куе яшел төстә?

Экскурсиядән соң коймак белән чәй эчү оештырылды.

Фермада мин булган арада, бер сәгать эчендә тагын ике төркем укучылар килде. Бу юлы Казаннан:177 нче һәм 78 нче лицейлардан. Һәр төркемдә, укытучыларны һәм ата-аналарны санамыйча, 30лап кеше, Аларның кайберләре бирегә элегрәк тә килгән булган. Узган ел фермада 10 меңнән артык кеше булып киткән.

Габделәхмәт агротуризмны үстерү белән 2010 елда шөгыльләнә башлаган. Моңа кадәр егерме елга якын үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Күп хезмәт, тырышлык, көч сарыф итү, акчалар тоту юкка булмаган, дип саный фермер. Хәзер бу объектны Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гына түгел, Россия төбәкләрендә дә беләләр.

-Хәтерлим әле, 9-10 яшьлек малай белән бер гаилә  килгән иде. Малай, атка күрсәтеп, “Бу сыер күп сөт бирәме?”дип сорады. Шуңа күрә балаларны агарту өчен генә булса да бу ферманы ачарга кирәк иде, - дип, искә ала фермер.

Хуҗалыкны тоту җиңел түгел. Азык рационнары гына да биредә өч дистәдән артып  китә. Сыер, бозау, ат, кәҗәләрне генә түгел, ә дөя, тәвә кошын, якны, фазаннарны, тавис кошларын, ишәк, ләк-ләк, ташбакаларны һәм башка хайваннарны да ашатырга кирәк. Аларның һәрберсенең физиологик үзенчәлекләре һәм таләпләре төрле.

Фермада яшәүчеләрнең экскурсантлар белән мөнәсәбәтләрен дә катгый контрольдә тотарга кирәк. Күптән түгел мәктәп укучыларының берсе көнгерәне ипи белән сыйлаган, ә моны һич тә эшләргә ярамый.

-Безнең ферма – гаилә фермасы. Биредә  мин үзем һәм хатыным гына түгел, кызларым, кияүләрем һәм хәтта оныгым да эшли. Барыбызга да эш җитәрлек, - дип сөйли Габделәхмәт Габделәхәт улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International