Агымдагы елның 3 аенда Татарстанда 446 мең тонна сөт җитештерелгән

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

Агымдагы елның беренче кварталында «2013 – 2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы чараларын финанслау 1,5 млрд.сум тәшкил итте, шул исәптән 324 млн. сум - федераль бюджеттан(үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерүгә, авыл хуҗалыгы җитештерүен техник тәэмин итүгә, кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә һ. б.).

“2017 елдан башлап республикада ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ел саен 1дән алып 5%ка кадәр ставка буенча ташламалы кредитлар алалар. Бүгенге көндә субсидияләрнең еллык лимиты 65%тан артык үзләштерелгән. Банкларга ташламалы инвестиция кредитлары алу өчен 8,1 млрд. сумга 130 заемчы мөрәҗәгать итте, шул исәптән кече хуҗалыклар буенча - 641 млн.сумга 97 гариза”, - диде ул.

Республикада чәчү эшләре төгәлләнде. 2021 елда чәчүлекләр мәйданы 2,8 млн. га (2020 ел дәрәҗәсендә) тәшкил итә. 2021 ел уңышы өчен 552 мең га көзге бөртекле культуралар чәчелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, агымдагы елның 3 аенда барлык категория хуҗалыкларда 446 мең тонна сөт җитештерелгән, 122,3 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән. Йомырка җитештерү 343,3 млн. данә тәшкил итә.

Киңәшмә барышында парламентарийлар шулай ук сукбай хайваннарны тоту мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International