Кыр хәбәрләре:Татарстан аграрийлары терлек азыгы әзерләү буенча актив эш алып баралар

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Республика аграрийларының кызу эш вакыты. Мөгезле эре терлекләрне ныклы азык базасы белән тәэмин итү өчен алар алдында сыйфатлы сенаж һәм печән әзерләү бурычы тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бөтен республика аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Бүгенге көнгә игенчеләр 106,5 мең га күпьеллык үлән чаптырганнар, шулардан 21469 га - печән, 79867 га - сенаж, 5346 га - яшел азык. 233,6 мең тонна сенаж һәм 14,2 мең тонна печән әзерләнгән инде.

Бу юнәлештә Әтнә (23508 тонна), Тәтеш (16200 тонна), Зәй (15396 тонна) һәм Актаныш (11860 тонна) районнары актив эшлиләр.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтның  Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International