Марат Җәббаров:Татарстаннан май продукциясен экспортлау күләме 75,6 млн доллар булды

2021 елның 4 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 4 аенда республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 105,6 млн.доллар тәшкил итте. Экспортның төп өлешен май продукциясе тәшкил итә -71,6 %, икенче урында - АПКның башка продукциясе(15,9%), өченчедә – азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате(9,2 %).

Продукциянең төп импортерлары - Казахстан, Беларусь, Латвия, Германия, Үзбәкстан, Монголия, Польша һәм Әзәрбайҗан.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, май продукциясе экспорты 5%ка диярлек артты һәм 75,6 млн. доллар тәшкил итте. Экспортның артуы «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының «АПК продукциясен экспортлау» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә күзәтелә, - дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Россельхозбанкның тармак экспертизасы үзәге фаразына караганда, 2021 елда Татарстан май продукциясе экспортының үсеше 15% булыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International