Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Мелиоратор көне белән котлавы

2021 елның 6 июне, якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мелиоратор көне белән котлыйм!

Мелиорация бүген республиканың  агросәнәгать комплексын үстерүдә гаять зур әһәмияткә ия. Дөньякүләм һәм үзебезнең тәҗрибәдән күренгәнчә, нәкъ менә җирләрне сугару дәрәҗәсе, аның нәтиҗәлелеге азык-төлек проблемаларын хәл итүдә авыл хуҗалыгындагы техник тәэмин ителешнең, аның мөмкинлекләренең мөһим күрсәткече булып тора. Шуның өчен дә мелиораторларга авыл хуҗалыгы җирләрен арттыру һәм аларны файдалануга кертү өчен уңай шартлар булдыру буенча аерым җаваплылык йөкләнә.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә алга таба тагын да югарырак уңышларга ирешүегезне телим.

ТР Премьер министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                     М.А.Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International