Татарстан аграрийлары сезонлы эшләргә Россельхозбанктан узган елга караганда 20%ка күбрәк акча алганнар

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Агымдагы елның 7 аенда Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы республика аграрийларына сезонлы кыр эшләрен башкаруга 9,5 млрд сум акча биргән, бу узган елның шул   чоры күрсәткечләреннән 20,3%ка күбрәк.  

Акча алу  өчен барыннан да ешрак   Буа һәм Тәтеш районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре мөрәҗәгать иткән.  Әлеге районнардан мөрәҗәгать итүче  оешмалар  саны 30дан артык, алынган  гомуми сумма  305 млн. сумга  якын тәшкил итә.

Казанда теркәлгән аграрийларга  - 2 млрд.сум тирәсе, Аксубай районында - 1,3 млрд. сум, Чистай районында  - 1 млрд. сум, Кама Тамагы районында - 1 млрд. сум, Лениногорск районында - 900 млн. сум тирәсе, Тукай районында     800 млн. сум чамасы кредит бирелгән.  

Гомумән алганда, агымдагы елда Россельхозбанк республиканың 120дән артык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 9,5 млрд. сум күләмендә   ярдәм  күрсәткән (пролонгацияләрне исәпкә алып). Барлык кредитлар да диярлек ташламалы - 5%тан да артмаган ставка буенча (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1528 номерлы карары кысаларында) бирелгән.

 Россельхозбанк кыска сроклы ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә беренче урында  тора.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча,  2022 елның 21 июленә  филиалның төбәк базарындагы өлеше 65% тәшкил итә, шул исәптән кече хуҗалыкларга   кредит  бирү  буенча - 53 %.

 "Россельхозбанкның төп миссиясе - агросәнәгать комплексына булышу, аның үсешенә ярдәм итү һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Без конструктив диалогка һәрвакыт әзер һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сезонлы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуда     ярдәм итәргә әзер", - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

 «Россельхозбанк» АҖ – Россия агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтүдә илкүләм кредит-финанс системасының нигезе. Банк 2000 елда төзелгән һәм бүген ил АПКсының төп кредиторы булып тора, активлар һәм капитал күләме буенча илнең иң эре һәм тотрыклы банклары арасына, шулай ук Россиянең иң ышанычлы эре банклары рейтингындагы лидерлар  арасына керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International