Тукай районында игеннәрне урып-җыю, орлыклар салу, көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү эшләрен оештыру буенча семинар узды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген Тукай муниципаль районында "Игеннәрне урып-җыю, орлыклар салу, көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү эшләрен оештыру" мәсьәләләре буенча   зона семинар-киңәшмәсе узды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов, «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрономнар, механикалаштыру һәм игенчелек буенча консультантлар, дилерлар, техника белән тәэмин итүчеләр катнашты.

 "Сәйдәш" АХП" ҖЧҖ базасында 2023 ел уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Семинарда катнашучыларга тагын бер кат уҗым культураларын чәчүнең һәм көзге чорда аларны карауның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итүгә һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы уңыш алу өчен үсемлекләрне тукландыруга, сортлы орлыклар   әзерләүгә һәм югары сыйфатлы орлыклар алуны тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.

 “Республика аграрийлары беренче миллион тоннадан  артык  ашлык суктырдылар инде. Бүгенге көнгә 19% мәйданда игеннәр суктырылган. Агротехнологияләрне үтәү - һава шартларына бәйсез рәвештә мул уңыш алу гарантиясе. Безнең алда бер  бурыч - һәр елны, коры елмы  ул, юкмы,  ничек булса да, җыелган  ашлык   4 млн. тоннадан  да  ким булмаска тиеш”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Аннары министр “Сәйдәш” АХП” ҖЧҖ кырларында кыр эшләренең барышы белән танышты һәм комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә акчалата премияләр тапшырды.

Аннан соң Марат Җәббаров Тукай районында гына түгел, аннан читтә дә күпләргә билгеле  булган, алдынгы «Гигант» ҖЧҖендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International