“Агрополия»” яңалыклары: “Кырларны паспортлаштыру”ны карау сервисы өстәлде

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының  «Агрополия» мәгълүмат системасы – хуҗалыклар, районнар, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдәге мәгълүмат системаларыннан мәгълүмат җыючы бердәм цифрлы экосистемасы  ул. Хәзер аграрийлар платформаның төп битендә кырларның паспортлаштырылуын картада процентларда һәм динамикада карый алалар. Шулай ук районнар,   культуралар төркеме, культуралар һәм парлар буенча фильтрлардан  да файдалана  алалар.

Сервисның файдасы нидә?

-   паспортлаштыру барышының дәрәҗәсен күреп тору.

-  чәчүлекләрнең реаль мәйданнарын ачыклау.

 - авыл хуҗалыгы идарәләре өчен үз районы буенча тулы күренееш: чәчүлек мәйданнары, авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләрдә нинди   авыл хуҗалыгы культураларының өстенлек  итүе (мондый мәгълүматны идарәләрнең шәхси кабинетларында гына алырга мөмкин).

Бүгенге көнгә 2,5 млн.гектарга якын культура паспортлаштырылган, бу чәчүлек җирләренең гомуми мәйданыннан 81,1%  тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International