Киләчәк синен янәшәңдә: пилотсыз платформалар ярдәмендә йөкләр ташу

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

4 августта «РИВЦ» АҖ генераль директоры пилотсыз платформалар эшләүче һәм шулар базасында логистик сервислар күрсәтүче Evocargo компаниясе заводында булды.

Нияз Хәлиуллин гамәлгә ашырыла торган проектның масштабын һәм республиканың  һәм тулаем илнең барлык  агросәнәгать комплексы өчен  мөһимлеген шәхсән үзе бәяләде. Моннан тыш, платформаларны оештыручылар мәсьәләнең экологик ягын да кайгыртканнар – пилотсыз платформалар бары тик электр яки водородта гына эшли.

 Evrocargoның барлык эшләнмәләрен сентябрь аенда Казанда узачак Kazan Digital Week-2022 халыкара форумында күрергә мөмкин булачак яки инде хәзер үк түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://m.youtube.com/channel/UC3ojRp86d3LDYNXaVOET_Jw/featured.  

Шулай ук якын арада компания вебинар уздырачак, анда үзенең инновацион продуктлары – EVO.1 һәм EVO.3 турында җентекләп сөйләячәкләр.

«РИВЦ» АҖеннән хәбәрдар  булып  торыгыз!   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International