Бүген Казан дәүләт аграр университетында «ФосАгро» белем бирү үзәге ачылды. Аны ачу тантанасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары - статс-секретаре Максим Увайдов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Министрлыкта “Ветеринариядә цифрлы технологияләр кертү” темасына видеоконференцэлемтә режимында бөтенроссия киңәшмәсе узды. Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин дәүләт ветеринария учреждениеләренә LADA Niva Travel автомобильләре ачкычларын тапшырды. 30 машина Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча төрле районнар ветеринарларына тапшырылды.
Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе” белем бирү проектында катнашучылар теоретик уку өлешен тәмамладылар. Укучылар бу чорда агротуризм һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү юнәлешләре буенча проектларны гамәлгә ашыручы алдынгы эшкуарлардан тәҗрибә туплыйлар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ставрополь крае делегациясе булды. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марсель Мәхмүтов һәм Дмитрий Яшин, Министрлык вәкилләре, шулай ук Ставрополь крае агросәнәгать комплексы җитәкчесе һәм белгечләре катнашты.
Быел Россия Федерациясенең Төп законына – Россия Федерациясе Конституциясенә 30 ел тула. Бу вакыйгага бәйле рәвештә, “Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!” дигән Бөтенроссия онлайн-конкурсы игълан ителде. Конкурста 18 яшьтән кечерәк булмаган Россия гражданы катнаша ала. Моның өчен түбәндәге сайтта тест узарга кирәк: https://constitution.er.ru/?u=CkFiihn7eih5Gd1lrvc5FC
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Российский» һәм «Голландский» сырларының каты сортларын Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә сынауга тәкъдим итте. Ведомство оештырган чара аккредитацияләнгән лабораторияләрдә эксперт тикшерүен һәм махсус җыелган комиссия тарафыннан дегустацияләүне үз эченә ала.
Республикада 9 сентябрьдән Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Финанс ярдәме алу өчен документлар пакетын тутыру һәм экспертизалау” темасына Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре өчен стажировка узды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча агымдагы елның 10 аена йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды.