«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы программасының төбәк  этабы буларак оештырылды.

Конкурсның төп бурычлары: оешмаларны эчке һәм тышкы базарларда югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле үзебезнең товарларны һәм хезмәтләрне күрсәтү һәм алга этәрү максатында эшчәнлекне һәрьяклап камилләштерүгә кызыксындыру.

 Конкурс  түбәндәге  номинацияләр буенча уздырыла:
- азык-төлек товарлары;
- халык  өчен сәнәгать товарлары;
- җитештерү-техник билгеләнештәге продукция;
- халыкка хезмәтләр күрсәтү;
- җитештерү-техник билгеләнештә  хезмәтләр күрсәтү;
- халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре.   
Конкурста катнашу предприятиегә тәкъдим  ителгән продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең конкурентлыкка сәләтлелегенә бәйсез эксперт бәясен алырга, шулай ук экспертлар белән бергә эшнең көчле һәм көчсез якларын ачыкларга, үзеңнең алга таба үсеш мөмкинлекләрен күрергә ярдәм  итә.

Продукциясе һәм хезмәтләре конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булучы оешмалар конкурс логотибын кулланырга, аны товарлырны йөртү  документациядә һәм үз продукциясенең төргәкләрендә  урнаштырырга хокуклы. Иң яхшы республика товарлары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат шулай ук конкурсның еллык каталогына кертелә, ул Россия Федерациясе субъектлары буенча  һәм Татарстанның сәүдә вәкиллекләре буенча таратыла.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы программасының федераль этабында катнашу мөмкинлеге биреләчәк. 

Конкурста катнашу өчен 2024 елның 30 апреленә кадәр оештыру комитетына best@tatcsm.ru электрон почтасы аша гариза җибәрергә кирәк, элемтә өчен телефоннар (843) 233-18-13, 233-18-57.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат һәм кирәкле документлар исемлеге белән “Татарстанның стандартлаштыру  һәм метрология үзәге (ЦСМ)” ФБУ сайтында https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm конкурс бүлегендә танышырга  мөмкин. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International