Бүген Министрлыкта АПК ветеранын котладылар

2024 елның 12 апреле, җомга

Апрель башында Айрат Әюпов үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Икътисадый авыр чорларда ул «Татсельхозтехника» предприятиесе генераль директоры урынбасары була һәм аның үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Бүген Айрат Әюпов – Татарстан  Республикасы  мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы аксакаллар советы рәисе. Ул җәмгыятьнең дини тормышында актив катнаша һәм  үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Бүген аны Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаров исеменнән министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады. Ул аңа нык сәламәтлек һәм озак еллар актив гомер итүен теләде. 

Агросәнәгать комплексының Ветераннар  советы рәисе Марс Алиев Айрат Әюповка «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк тамгасын  тапшырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International