Республикада 9 сентябрьдән башлап Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Республика делегациясен Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкли.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (алга таба - Министрлык) өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга чыгымнар өлешен бер башка 5 мең сум исәбеннән каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан 2023 елның 27 ноябреннән 11 декабренә кадәр гаризалар кабул итүне игълан итә.
Агымдагы елның тугыз ае йомгаклары буенча Казан май комбинаты (КМК) 803,1 мең тонна товар продукциясе җитештергән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 50%ка арттыграк.
Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветераны Нәгыйм Мортазинны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Татарстанда өч елдан артык авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә бирелгән кредитлар суммасы 10 млрд сумнан артып киткән. Россельхозбанк ярдәме белән 4000ләп гаилә авыл җирлегендә күчемсез мөлкәт сатып ала алган. Уртача ипотека чегы 2,5 млн сумга тигез.
Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитеты Хезмәт Сараенда хезмәтне саклау буенча вәкилләр өчен уку семинары оештырды. Шулай ук республиканың ерак районнарындагы белгечләргә дистанцион катнашу мөмкинлеге дә бирелде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге» базасында «Нәсел эше» фәне буенча «Зоотехния» юнәлешенең 4 курс студентлары өчен Биология, генетика һәм терлекләр үрчетү кафедрасы мөдире Илнур Камалдинов һәм профессор Равил Хәертдинов тарафыннан күчмә дәрес үткәрү оештырылды.
Бүген Теләче муниципаль районында орлык эшкәртү комплексын ачу тантанасы булды. Бу предприятие - «Август-Теләче» агрофирмасы үсешенең яңа этабы. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, «Август» компаниясе төркеме генераль директоры Александр Усков, «Август-Агро» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов катнашты.