IT-паркта бакчачылык ширкәтләрендә «ЛОКОЛО» цифрлы платформасын гамәлгә кертү буенча уку семинары узды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Казан шәһәренең IT-паркында бакчачылык ширкәтләрендә (СНТ) «ЛОКОЛО» цифрлы платформасын гамәлгә кертү буенча уку семинары уздырылды.

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Марина Вавилова һәм Татарстан  Республикасының Казан шәһәре, Зеленодольск, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч районнары бакчачылык оешмалары вәкилләре   катнашты. 

Тыңлаучыларга «ЛОКОЛО» сервисының функционалын, җыелышларны электрон рәвештә үткәрү, СНТның электрон паспортын булдыру  мөмкинлеген аңлаттылар. Шулай ук агымдагы елда СНТга  республика ярдәме чаралары турында актуаль мәгълүмат җиткерелде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International