Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) продуктлары Россиянең ТОП-500 FMCG-брендлары исемлегенә керде. Бу - Россия базарына чыгарылган иң күп сатыла торган продуктлар рейтингы. «Очень важная корова» һәм «Обнимама» брендлары продуктлары Атланмай («Сливочное масло») һәм Балалар өсен сөт ризыгы («Детское питание - молочное») товар категорияләрендә иң яхшылар рәтенә керде. Шуны әйтергә кирәк, бу сегментларда «ЗМК» АҖ брендлары Татарстаннан бердәнбер иделәр.
ЗМКның балалар продукциясе Россиянең ТОП-10 брендлары исемлегенә керде һәм 8 позицияне алды. Ә «Очень важная корова» атланмае әлеге продукт сегментында беренче мәртәбә ТОП-10лыкка керде һәм унынчы позицияне алды. 2023 елда сату буенча Россиянең иң яхшы 500 бренды рейтингында «Очень важная корова» сәүдә маркасына 231нче урын бирелде. Шулай итеп ул 2022 елдагыдан 39 позициягә күтәрелде. «Васькино счастье» бренды 382 нче урынны алды.
Рейтинг NTech тикшеренү компаниясе тарафыннан әзерләнде. Аның нәтиҗәләре ил территориясендә сатылган гомуми азык-төлек продуктларының бренд өлешенә нигезләнгән. Сату күрсәткечләрен бәяләү өчен компания белгечләре тарафыннан эшләнгән «суыткычта төп киштә» - кулланучылар кәрҗине моделе кулланылган. Ул төп федераль челтәрләрдә сатылган 22 категориядәге 400 000нән артык продукт, шул исәптән сөт товарлары турында җентекле белешмәләрне берләштерә.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) «Татарстанның иң яхшы сөт продукты» республика конкурсында «Татарстан Республикасының иң яхшы сөт бренды» номинациясендә 1 урынны алган иде.