16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Узган шимбәдә Казанда ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров карап чыкты.
“Гадәттәгечә, халыкта безнең ярминкәләргә ихтыяҗ зур. Шәһәр халкы бигрәк тә яшелчәләрне бик теләп сатып ала. Ниндидер ыгы-зыгылар күзәтелми, беренче ярминкәләрдә йомыркага ихтыяҗ арткан булса, хәзер аңа да чират юк”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Узган 5 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 340,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 522,6 тонна яшелчә, шул исәптән 282,6 тонна бәрәңге, 89,3 тонна үлчәүле сөт, 203,6 тонна шикәр, 1 112,1 мең данә тавык йомыркасы, 425,4 тонна ит, шул исәптән 223,5 тонна терлек ите.
Ярминкәләр үткәрү өчен 33 муниципаль район, 4 005 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ярминкәләрне 2024 елның 28 апреленә кадәр уздыру планлаштырылган.