Ленар Гарипов: «Республика үзен кирәкле продукция белән тулысынча тәэмин итә»

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда депутатлар Министрлар Кабинетының профильле комитет карамагындагы юнәлешләр  буенча  2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар нәселле терлекчелек турында федераль законга үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектын хупладылар.
Комитет утырышында Хөкүмәт хисабын карау кысаларында нотыклар белән Татарстан  Республикасы  экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясадылар.
Республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә йомгаклар турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Ул, республиканың агросәнәгать комплексы татарстанлыларны авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә, дип билгеләп  үтте. Ит һәм ашлык буенча бу күрсәткеч - 100%тан артык, сөт буенча - 150%тан артык, шикәр буенча - 200%тан артык, үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 тапкыр артык. 
Узган ел йомгаклары буенча Татарстан сөт җитештерү буенча илдә ышанычлы рәвештә беренче урында тора (Россия Федерациясенең гомуми күләменнән 6,5%), йомырка җитештерү буенча - 6 нчы урында (3,3%), терлек һәм кош-корт ите җитештерү буенча - 8 нче урында (3,1%). 2023 елда 2,2 млн тонна сөт, 512,9 мең тонна терлек һәм кош-корт ите, 1,7 млрд данә йомырка җитештерелгән.
Ленар Гарипов депутатларга язгы кыр эшләренә әзерлек турында мәгълүмат бирде.  
Районнарның бер өлеше күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыруга  керештеләр. Күпьеллык үләннәр буенча беренчеләрдән булып Азнакай, Зәй һәм Түбән Кама районнары эшли башладылар. Бүген эшләр 21 районда алып  барыла. Кече авиация  ярдәмендә  тукландыруны Әлки районында (5 борт), Зеленодольскида (1 борт), Югары Осланда (1 борт), Апаста (2 борт), Буада (1 борт) һәм Тәтештә (3 борт)  алып баралар. 
“Базар конъюнктурасын исәпкә алып, чәчүлек мәйданнары структурасында кайбер үзгәрешләр күзәтелә. Хуҗалыклар рапс һәм көнбагыш мәйданнарын - 36 мең гектарга, кукурузны 10 мең гектарга арттыруны планлаштыралар. Шикәр чөгендерен бераз арттыруны, ә бәрәңге һәм яшелчәләр мәйданын 6,0 мең гектар,  узган елгы дәрәҗәдән бераз түбәнрәк итеп планлаштырабыз”, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. 
Сезонлы кыр эшләрен ягулык белән тәэмин итү өчен «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре белән республиканың авыл предприятиеләренә  140 мең тонна   дизель ягулыгы бирү турында килешүләр төзелде.
Агымдагы елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтүгә 13,6 млрд. сум каралган.  
 “Шулай ук, ашлык һәм сөткә сатып алу бәяләренең түбән булуын исәпкә алып, Министрлык акчаларны алучыларга алданрак җиткерү өчен бар көчен куя. Хәзерге вакытта республика хуҗалыклары 3,6 млрд.сум  дәүләт ярдәме алдылар”, – дигән мәгълүмат бирде  Ленар Гарипов.
Хөкүмәт Хисабы буенча  фикер алышуга йомгак  ясап, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев башкарма хакимият органнары  эшенең  көйле баруын  билгеләп үтте, шуның нәтиҗәсендә куелган  планнарны,  республика алдында торган бурычларны, төбәк һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләрне тулысынча үти алдык, диде ул. “Бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге - ил суверенитетының нигезе, - диде парламентарий. – Хәзерге  вакытта авыл халкы алдында  беренче чиратта торучы бурычларның берсе – язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып  чыгу.  Хисап нотыгында,  республикада моның өчен барлык кирәкле ресурслар бар, дип билгеләп үтелә”.
Азат Хамаев авылда эшлекле активлыкны арттыру, үзебезнең товар җитештерүчеләренә ярдәм итү, шәхси хуҗалыкларны, авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча актив эшне дәвам итү зарурлыгын ассызыклады.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International