ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында 2024 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова катнашты.

«Идел буе» агрополигонында Кыр көненең финалы Самара өлкәсенең Идел буе районында 2024 елның 27 сентябрендә узачак.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, бүлек башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.


21
сентябрь, 2024 ел
шимбә

14 сентябрьдән Татарстан Республикасының 20 мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Чаллы шәһәрендә «Идел буе федераль округында кече хуҗалыкларда кошчылыкны тотрыклы үстерү» темасына фәнни-гамәли конференция узды. Анда Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы администрациясе башлыгы Рөстәм Закиров һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин катнашты.

Кичә Буа шәһәрендә Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарыннан 100дән артык катнашучы җыелды. Анда «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган семинарларның тулы бер циклының йомгаклау чарасы узды.

Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә бишенче мәртәбә укулар башланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Россельхозбанкның һәм Казан дәүләт аграр университетының белем бирү проекты «Кооперация» һәм «Балыкчылык» юнәлешләре буенча 35 кешене әзерләячәк. Укулар тәмамлангач, студентларга үзләренең бизнес-планнарын якларга ки рәк булачак, аларга кабат һөнәри әзерлек узу турында дипломнар биреләчәк һәм алар яңа авыл хуҗалыгы объектларын төзүгә керешә алачаклар.


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең төп бурычы - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен саклап калу һәм тотрыклы үстерү.

Бүген «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексының тимер юл станциясеннән ашлык белән 43 вагон китте. 2024 ел уңышының 4 класслы өч мең тонна бодае (протеин 12,5%) Төркиягә экспортланачак.


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә ашлыкның өлгерүен тизләтү һәм киптерү өчен чәчүлекләрне десикацияләү үткәрелә. Соң чәчелә торган һәм һава шартлары аркасында вегетациясе озынайган рапс һәм көнбагыш чәчүлекләре чәчәк ату фазасында бал кортларын җәлеп итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International