2025 елда республикада, гадәттәгечә, Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама районында 3 мәйданчыкта шимбә көннәрендә һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Шул исәптән яңа мәйданчык та өстәлде, бу: Казан шәһәре, Салават күпере-2 торак комплексында Әлфия Авзалова урамы, 15 йорт адресы буенча.
2025 ел йомгаклары буенча - 7 язгы һәм 16 көзге ярминкә атналарында 2 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән; шулардан 7 713,4 тонна яшелчә: шул исәптән 4 592,3 тонна бәрәңге; 451,5 тонна үлчәүле сөт; 1 044,5 тонна шикәр; 3 412,5 мең данә тавык йомыркасы; 1 768,7 тонна ит (шул исәптән 951,6 тонна сыер ите).
2025 елда барлык ярминкәләрне уздыру чорында 22,0 мең берәмлек автотранспорт җәлеп ителгән.
2024 ел белән чагыштырганда быел халыкта түбәндәге авыл хуҗалыгы продуктлары популярлык казанды: бәрәңге (куллану үсеше темпы 107,5% тәшкил итте), кәбестә (129%), шикәр комы (110%), үлчәүле торган сөт (108%), атланмай (120%), көнбагыш мае (149%), балык (126%).
Халыкта шулай ук Татарстан җитештерүчеләре җитештергән сөт һәм икмәк-күмәч продукциясенә ихтыяҗ артты (150%тан артык).
2025 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең уңышлы узуы аларның халыкны арзанрак бәяләрдән азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүдә һәм җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итүдә мөһим роль уйнавын раслый, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Казан шәһәре Башкарма комитеты белән уртак эше нәтиҗәсендә ярминкә мәйданчыклары реконструкцияләнде һәм модернизацияләнде: юллар асфальтланды, яктырткычлар урнаштырылды, ярминкәләрдә катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырылды (ветеринария документларын тутыру өчен җылы бүлмәләр, көнкүреш уңайлыклары). һ. б.лар.
Товар җитештерүчеләргә түләүсез сәүдә урыннары бирү һәм транспорт чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләрдә уртача ваклап сату бәяләреннән 20%ка кадәр түбәнрәк бәядән сатылды.