Татарстан Республикасы Мәскәүдәге Милли атлар традицияләре үзәгенә татар токымлы айгыр тапшырды. Үзәктә Россиянең мәдәни мирасын һәм ат байлыгын саклау, арттыру һәм күрсәтү максатында спорт, ял итү-күңел ачу, мәгариф һәм тармак чаралары гамәлгә ашырыла.
Теләче муниципаль районының Гыйниятуллин С.Ш. ис. нәсел репродукторыннан булган Татарстан Республикасы Байкалы «Сабантуй» милли бәйрәмендә район һәм шәһәр ат чабышларында катнашкан.
Ә хәзер татар токымлы айгыр ВНДХда демонстрацион конюшнада торачак һәм Кремль мәктәбенең менге ат театрында үзен күрсәтәчәк. Конюшнада милли атларның иң күп токымнары тупланган һәм татар токымыннан күренекле вәкил аны тулыландырды.
Хәзерге вакытта безнең атка көндәлек күнекмәләр башкарырга, кулга ияләшергә туры киләчәк, үз эшенең чын осталары җитәкчелегендә трюкларга һәм төрле командаларга өйрәнәчәк. Ә аннары Татарстан Республикасы Байкалы, сәхнәдә чыгыш ясап, Кремль мәктәбененең менге ат театры тамашачыларын сөендерә алачак.