Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия сыйфат системасы» коммерциягә карамаган автоном оешмасы Россиянең органик продукциясен үстерүдәге казанышлар өчен премиягә дәгъва кылуга конкурс уздыра.
Конкурс Россия Федерациясендә органик продукция базарын үстерү, Россия Федерациясе гражданнарының сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм органик авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү принципларын кертү, Россия Федерациясендә органик продукция җитештерүне үстерүдә алдынгы тәҗрибәне хуплау максатларында үткәрелә.
Ул түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Органик продукцияне сертификацияләнгән җитештерүчеләр саны буенча лидер төбәк»; «Органик җитештерүгә ярдәм итү буенча лидер төбәк»; «Органик продукция җитештерү күләме буенча лидер төбәк»; «Яңа органик продукт»; «Органик продукция ассортименты»; «Халык органик бренды»; «Органик продукцияне экспортка юнәлтелгән җитештерүче»; «Органик продукция җитештерү күләме»; «Органик продукцияне ваклап сату лидеры»; «Органик продукция турында мәгълүмат бастырып чыгару буенча лидер»; “Органик продукцияне популярлаштыру буенча иң яхшы яшьләр проекты”, “Киләчәк кибет киштәсендә: иң яхшы студент бизнес-моделе”.
Конкурста катнашуга гаризалар 2026 елның 22 мартына кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://roskachestvo.gov.ru/about/competence/organic/contest/.